news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рубин» командасы Роман Шаронов белән хезмәттәшлекне туктатты

Белгеч белән бергә бөтен тренерлар штабы китә.

«Рубин» командасы Роман Шаронов белән хезмәттәшлекне туктатты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» футбол клубы Роман Шаронов һәм аның тренерлар штабы белән үзара килешү нигезендә хезмәттәшлекне туктату турында игълан итте.

«Баш тренер вазифасын кем башкарачак, һәм команда гыйнвар аенда җыеннарга кем белән барачак, әлегә билгесез», — дип сөйләделәр клубның матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта «Рубин» 19 очко белән ил чемпионаты турнир таблицасында 13 нче урынны били. Казан клубы инде җиде матчта җиңә алмый, соңгы тапкыр андый хәл 5 октябрьдә «Тамбов»ка каршы (2:1) уенда булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot