news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Рубин" футболчылары "Динамо"ны җиңә алмады

Казанлылар чираттагы мәртәбә матчның соңгы минутларында җиңүне кулдан ычкындырды

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Илдар Райманов). Казанның "Рубин" командасы кичә Россия футбол премьер-лигасының 15нче тур матчында Мәскәүнең "Динамо" командасын җиңә алмады. Казанлылар чираттагы мәртәбә матчның соңгы минутларында җиңүне кулдан ычкындырды. 

Очрашуның 22нче минутында Портнягин кунаклар капкасына туп кертеп исәпне ачса да, "Рубин" уенчылары өстенлекне уен ахырына кадәр саклап кала алмады. 78 минутта кунаклардан Джуджак типкән туп Рыжиков капкасына очты.  

Калган вакытта "Рубин" хәлне үз файдасына үзгәртә алмады. Сезонда икенче тапкыр казанлылар, финал сыбызгысына санаулы минутлар кала, җиңүне кулдан ычкындырды. 

Россия чемпионатының беречне әйләнәсе нәтиҗәләре буенча "Рубин" активындагы 24 очко белән 9нчы баскычны били.

СОГАЗ-Россия чемпионаты.

15нче тур.  30 ноябрь. Казан.  Kazan-Arena стадионы.

12 мең 228 тамашачы. Судья – Егоров (Саранск).  

"Рубин" (Казан) – "Динамо" (Мәскәү) – 1:1 (1:0).

Голлар: 1:0 – Портнягин, 23, 1:1 – Джуджак, 78.  

"Рубин": Рыжиков, Кузьмин, Кверквелия, Кобахидзе, Камболов, Оздоев, Георгиев, Эдуардо (Ливая, 71), Карадениз (Дядюн, 61), Портнягин, Канунников.  

"Динамо": Габулов, Франко (Манолев, 68), Самба, Губочан, Бюттнер, Ионов, Жирков (Джуджак, 62), Йосыпов, Нобоа, Вальбуэна, Прудников (Кокорин, 65).

Кисәтүләр: Франко (18), Бюттнер (34), Кузьмин (39), Вальбуэна (45), Георгиев (58), Йосыпов (80).  

news_right_1
news_right_2
news_bot