Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Рубин» белән Канунников арасында килешү өзелгән
Казан клубында футболчы 108 матч үткәрде, 21 гол кертте һәм 14 нәтиҗәле пас бирде.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» клубы ике якның да ризалыгы буенча һөҗүмче Максим Канунников белән төзелгән килешүне өзде, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.
Уенчының килешү вакыты төгәлләнергә өч ай вакыт калган иде әле.
«Безгә Максим белән хушлашуы бик авыр. Ул «Рубин»да чыгыш ясаган дәвердә үзен чын профессионал итеп күрсәтте», - диде «Рубин» футбол клубы генераль директоры Рөстәм Сәяхов.
Ул футболчыга карьерасын уңышлы дәвам итүен һәм алда торган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына юллама алуын теләп калды.
Максим Канунников «Рубин»га 2014 елның июнендә «Амкар»дан күчте. Казан клубында футболчы 108 матч үткәрде, 21 гол кертте һәм 14 нәтиҗәле пас бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз