news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов юлларда аварияләр саны арткан районнарга шелтә белдерде

Татарстан Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында ТР Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин юлларда авария очраклары арткан районнарны атады. Аутсайдерлар арасында республиканың Буа, Питрәч, Тәтеш, Биектау районнары бар.

Хохорин сүзләренчә, бу районнарда юлларда иминлекне тәэмин итү чаралары тулысынча үтәлми. Аерым алганда, ул район башлыкларының үзләренә кагылды һәм аларны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссияләре утырышларында катнашмау өчен шелтәләде. Гамьсезлек нәтиҗәсендә, мисал өчен, узган елда Буа районында 9 кеше һәлак булган, ә Тәтеш районында исерек килеш руль артына утыручылар саны арткан.

Хохоринның докладын тыңлаганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мөрәҗәгать итте һәм юллардагы хәлне аңлатуны таләп итте.

«Үзегездән башлагыз. Бу бүген монда булганнарның барысына да кагыла. Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү - ул бит безнең эш. Аны системалы рәвештә үткәрергә кирәк», - диде Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100