news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатларга өстәмә көч һәм транспорт бүлеп бирүне йөкләде

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Аны республика Президенты, комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин өлешчә мобилизация буенча комиссариат алып бара торган эшләр турында хәбәр итте. Республика Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына җирле хәрби комиссариатларга халыкка хәбәр итүне оператив үткәрү өчен өстәмә көчләр бүлеп бирергә, хезмәткә чакырылганнарны үзәкләштерелгән рәвештә Казанга җибәрү өчен транспорт белән тәэмин итәргә кушты. Моннан тыш, җыю пунктларында кайнар ризык, медицина хезмәтен күрсәтү, хокук тәртибе пунктларын урнаштыру йөкләмәсе бирелде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов көн саен барлык структуралар катнашында селектор киңәшмәсе үткәрергә, ә бүлекчәләр җитәкчеләренә аларда шәхсән катнашырга кушты. Вазгыять буенча оператив мәгълүмат Татарстан Республикасы Президентына көн саен хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100