news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ваемсыз хуҗаларның чистарту корылмаларын дәүләткә тапшыруны таләп итте

Экология мәсьәләләре күптән гражданнарның шәхси иминлеге кысаларыннан чыкты һәм дәүләтнең милли куркынычсызлыгын билгели. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган ТР Иминлек Советы утырышында шулай дип белдерде. Ул, намуссыз милекчеләрнең чистарту корылмаларын дәүләткә тапшырырга чакырып, су объектларына аерым игътибар бирергә өндәде.

«Татарстан – Россиянең иң күп сулы төбәкләренең берсе. Бүген республикада елга системаларының тискәре торышы күзәтелә – кече елгалар деградацияләнә һәм кибә», – диде республика Президенты.

Бу проблемаларның сәбәпләренә ул җир асты су юлларын төзү, суырту һәм грунт суларының кимүен, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе калдыкларын табигатькә ташлауны китерде. Моннан тыш, сулыкларның сыйфатына кече елгаларның су төбе катламнарында куркыныч биоген химик матдәләрнең туплануы йогынты ясый, чөнки елгаларга коммуналь һәм авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре объектларының чистартылмаган сулары эләгә, дип өстәде ул.

Автомобиль юлларыннан, кырлардан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән сулыкларга эләгә торган диффуз агымнар яки пычрак та шулай ук куркыныч, диде ул һәм әлеге проблемаларны конструктив хәл итәргә чакырды.

«Иң мөһиме – барлык торак пунктларда да йорт янындагы хуҗалыкларда су сибү, көнкүреш ихтыяҗлары өчен су булу. Бүгенге көндә чистарту корылмаларының эше дә катгый контрольдә тотылырга тиеш», – дип белдерде Татарстан Президенты. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Питрәч һәм Теләче районнарында чистарту корылмаларыннан тиешенчә файдалану тәэмин ителмәгән.

Ике атна дәвамында ул хәлне яхшырту буенча конкрет йөкләмәләр әзерләргә кушты. Аерым алганда, 2030 елга кадәр «Иделне савыктыру» федераль проектын озайту һәм «Каманы савыктыру» федераль проектын кабул итү турында РФ Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать әзерләү күздә тотыла.

«Идел һәм Каманы савыктыру – бик кирәкле программалар. Без бу мөрәҗәгатьне, һичшиксез, әзерләячәкбез. Иделне Камадан аерып булмый дип саныйм, чөнки Иделнең яртысы – Кама елгасыннан аккан су», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов күзәтчелек органнарын су объектларын пычратучы намуссыз хуҗалык субъектларына игътибар итәргә өндәде. «Гаепле затларны җаваплылыкка тартырга һәм принципиаль позициядә торырга кирәк. Кайбер очракларда, минемчә, предприятиеләрне түгел, ә вазифаи затларны штрафка тартырга кирәк», – дип өстәде ул.

2023 ел программасын формалаштырганда, су объектларын саклау өлкәсендә гамәлдәге чистарту эшләрен яхшыртуга басым ясарга кирәк, дип саный ТР Президенты.

«Әгәр хосусый компанияләр чистарту корылмалары эшен тәэмин итә алмый икән, аларны дәүләткә тапшырырга кирәк. Әгәр дә дөрес булмаган проект карарлары аркасында эксплуатацияләү мөмкин түгел икән, белгечләрне чакырырга кирәк», – диде ул.

Район башлыкларына ул чистарту корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм алга таба эксплуатацияләү буенча барлык мәсьәләләрнең дә асылына шәхсән төшенергә киңәш итте.

«Безнең йомшаклык һәм принципиаль булмау елгаларны, су объектларын пычратуга юл куя», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул төзелеш министры урынбасарларының берсенә экология объектларын төзүгә бәйле мәсьәләләрне контрольдә тоту кирәген белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә барлыгы 174 чистарту корылмасы урнашкан, шуларның 81е – дәүләт милкендә, 93е – шәхси милектә. Шул ук вакытта 73 корылма агынты суларны чистартып бетерә алмый. 2019-2022 елларда республикада 12 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде. Бу эшләргә федераль һәм республика бюджетларыннан 5,1 миллиард сум һәм 2,75 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100