news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
ТР Президенты Телеграм-каналыннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Белгечләрнең хезмәте шәһәрләр һәм аларда яшәүчеләрнең тормышын яхшырак һәм уңайлырак итә, дип язган ул үзенең Telegram-каналында.

«Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Бүген төзелеш сезонының кызган чагында меңләгән кеше шәһәрләребез яхшырак һәм уңайлырак булсын өчен объектларда эшли! Аларның барысына да рәхмәт!» - диелгән республика лидерының котлавында.

Котлау янына ул символик фото да урнаштырган: аның сул һәм уң ягында Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлары – Ирек Фәйзуллин һәм Марат Хөснуллин. Хәзер Ирек Фәйзуллин – Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры. Марат Хөснуллин исә Россия Федерациясе вице-премьеры вазифасын били, шул исәптән торак һәм юл төзелеше мәсьәләләре, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән дә шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100