news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиягә Күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарын ачуда катнашу өчен килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә кыска сроклы эш визиты белән килде. Бүген ул Күчмә халыкларның Бөтендөнья уеннарын ачуда катнаша, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган бар. Чарада шулай ук Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров та катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов Рәҗип Тайип Эрдоганга чакыруы өчен рәхмәт белдерде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2014 елдан «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100