news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Төркия Республикасы – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе

Рөстәм Миңнеханов: Төркия Республикасы – Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе
https://tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, Төркия Республикасы Президентының баш киңәшчесе Хәсән Бөекдәдә белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе. 2021 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 563,7 млн АКШ доллары тәшкил иткән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 55,8 процентка артыграк. 2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 142,7 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан – Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен бу аерым министрлык, җитәкчелек һәрвакыт безгә ярдәм итә, Варанк әфәнде (министр Мостафа Варанк – ТИ) безнең дустыбыз. Безнең элемтәләр сәүдә-икътисади гына түгел, ә тугандаш элемтәләр дә бар. Төркия җитәкчелегенә безнең элемтәләрне үстерү өчен мөмкин кадәр ярдәм күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Без Төркия инвесторларына, безгә ышанганнары һәм республика территориясендә уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәтлебез», - диде ТР Президенты.

«Шәхси очрашу өчен рәхмәт сезгә. Татарстан – мөһим сәнәгать төбәге. Мондый очрашулар сезнең төбәккә инвестицияләр артуга ярдәм итәчәк», - диде Хәсән Бөекдәдә әфәнде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Төркиянең «Гемонт» компаниясе белән бәйле мәсьәләне җайга салуда активлыгын билгеләп үтте. «Безнең өчен иң мөһиме – кешеләр алдында барлык йөкләмәләрне үтәү, безгә аларның зыян күрмәве мөһим. Хәзер бу мәсьәлә хәл ителә инде», – дип игътибар итте Рөстәм Миңнеханов.

Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, үз чиратында, Татарстан Президентының нәкъ менә шәхсән катнашуы әлеге мәсьәләне хәл итүне тизләтергә мөмкинлек бирде, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100