news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнес-делегациясе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнес-делегациясе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
https://tatarstan.ru/

Дүшәмбе, 20 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Төркия бизнес-делегациясен кабул итте. Республикага Төркия сәнәгать министрлыгы, шулай ук «Гебким» сәнәгать зонасы җитәкчелеге вәкилләре килде. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү белән Анкара арасында стратегик хезмәттәшлек үсә баруын искәртте. Ул Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 2021 елда 560 млн доллардан артып киткәнлеген әйтте.

«Минемчә, бу сан зуррак булырга мөмкин», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Төркия инвесторларына ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан территориясендәге барлык заводларның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Гомумән алганда, Төркия компанияләре республикага якынча 2,5 млрд доллар инвестиция керткән.

«Без, чын күңелдән, элемтәләребезне киңәйтү яклы. Авиаэлемтә, безнең муниципалитетлар арасындагы хезмәттәшлек - болар барысы да уртак эш өчен мөмкинлекләр зур булуын күрсәтә. Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен кызыклы мәйданчыклар күп», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Төркия делегациясе Татарстанга сәфәре барышында «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак һәм Төркия җитештерүләре эше белән танышачак, шулай ук «КАМАЗ» заводына барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100