news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан вәкилләре белән төзелештә хезмәттәшлек турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында Төрекмәнстан делегациясе вәкилләре белән очрашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Хоҗамурат Гельдимырадов һәм Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге рәисе Довран Ходайбирдиев белән киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән төзелеш тармагында башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гәрәев тә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100