news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын үткәрде

Бүген Татарстан Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында компания Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Директорлар советы әгъзалары компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында фикер алышты.

Утырышта катнашучыларга быелның ун аенда бюджет үтәлешен тәкъдим иттеләр, шуннан соң алар быелның декабренә бюджетны раслады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Директорлар советы элегрәк сатып алынган нефть сервисы активларының «Татнефть» Төркеменә интеграцияләнү статусын һәм «Татнефть»нең агымдагы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100