news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасарын билгеләде

Фәннур Гарифуллин Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары итеп билгеләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Фәннур Фәргать улы Гарифуллинны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү бүлеге мөдире итеп билгеләргә», диелә документта.

Искәртик, 6 февральдә Татарстанда республика Конституциясенә аның җитәкчесе вазифасының атамасына кагылышлы төзәтмәләр кертелде. Бүгенге көннән ул рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе буларак яңгырый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100