Рөстәм Миңнеханов Татарстанның җәйге күренешләре сурәтләнгән видео белән уртаклашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм каналында чираттагы видеоролик белән бүлеште. Бу юлы видеода республика табигатенең җәйге күренешләре сурәтләнгән.
Урман, болын, печән чабылган басу күренешләре Татарстанның төрле почмакларындагы сулыклар белән чиратлашып бара.
Президент әйткәнчә, узган елгы белән чагыштырганда, быел җиләсрәк һава торышы табигатьтә йөрүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый.
«Быелгы җәй әлегә бик эссе булмаса да, Татарстанда һава һәрвакыт ямьле һәм рәхәт!» — дип язылган видео астына.