news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Алабугада уза торган Спас ярминкәсенә чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны һәм республика кунакларын 5 августта Алабугада башланган XV Бөтенроссия Спас ярминкәсенә чакырды.

«Илнең барлык төбәкләреннән осталар килде. Үзеңне дә берәр һөнәрдә сынап карарга: савыт-сабага бизәк төшерергә, тире иләргә һәм истәлеккә сувенир ясарга мөмкин! Һичшиксез килегез! Рәхим итегез!» - дип язган республика Президенты үзенең Telegram-каналында.

Ярминкә 5-7 августта узачак һәм Шишкин буасы янында шәһәрнең тыюлыклар урнашкан территориясендә, «Яшьләр» стадионында һәм Алабуганың тарихи өлешендәге үзәк урамнарда гөрләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100