news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ат үрчетүгә ярдәм итү программасын игълан итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ат үрчетүгә ярдәм итү программасын игълан итте
Фото: «Татар-информ», Илнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнары активы белән очрашуда Татарстан Республикасында ат үрчетүгә ярдәм итүнең яңа программасы әзерләнү турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге юнәлеш шәхси ярдәмче хуҗалыкларда әле җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган, әмма аның потенциалы зур.

Аның фикеренчә, ат үрчетү авыл хуҗалыгы ягыннан гына мөһим түгел, ә мәдәни һәм социаль традицияләрне үстерүгә ярдәм итә торган мөһим тәрбия процессы да булып тора.

«Республика авыл хуҗалыгы министрлыгына бу тармакка ярдәм итү вариантларын әзерләү йөкләнде", – диде Галимова.

Видео: Лилия Галимова телеграм-каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot