Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Россия белән Палестина элемтәләрен ныгытырга әзер
Татарстан Россия белән Палестина элемтәләрен ныгытырга әзер. Бу турыда бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хеврон (Палестина) провинциясе губернаторы Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри белән очрашуда әйтте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Джибрин Ильяс Абед Әл-Бакри Татарстанга эш сәфәре белән килде, ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышында катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Россия-Палестина хезмәттәшлеге кысаларында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү буенча адымнары турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, РФ Россия-Палестина мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуы белән горурлана. Ул 2020 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин Палестинада булуын искәртте. Палестина Президенты Мәхмүд Аббас белән очрашу барышында икътисад, гуманитар багланышлар өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуы турында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм аларга компонентлар җитештерү, мәгълүмати технологияләр һәм башка югары технологияләр, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать секторы өлкәләрендә элемтәләрне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәдәният, фән, мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү мөһим, дип саный. Палестина фильмнары берничә тапкыр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты. Туризм өлкәсендә, шулай ук мөселманнарның дини идарәләре линиясе буенча хезмәттәшлек итү перспективалары бар.
Татарстан Президенты төбәк икътисады һәм аның сәнәгать потенциалы турында кыскача сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Палестина белән товар әйләнеше зур түгел, әмма аны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз