news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестиция советының составын үзгәртте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Инвестиция советының составын үзгәртте. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, совет составыннан Татарстанның элеккеге сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыккан. Аның урынын ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко алачак.

Кәримов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасына күчте.

Шунысын да искәртик: июнь аенда Татарстан Дәүләт Советы вице-премьер - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына Коробченко кандидатурасын раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100