Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Свердловск өлкәсе Сабантуенда катнашты
Свердловск өлкәсендә эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкә Сабантуен карады. Республика Президентын өлкә губернаторы Евгений Кувайшев озата йөрде.
Бу хакта Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Сигез ел дәвамында кыр бәйрәме Кадниково авылында уза. Элек аны өлкәнең төрле муниципалитетларында уздырганнар.
«Татар халкы өчен Сабантуй – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне искиткеч итеп оештырган өчен Свердловск өлкәсе губернаторына, төбәк Хөкүмәтенә рәхмәт әйтәсем килә. Гомумән, татар милли-мәдәни оешмалары инициативаларын хуплаган өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп.
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Свердловск өлкәсендә 143 меңнән күбрәк татар яши. Төбәктә рәсми рәвештә эшли торган 10 татар иҗтимагый оешмасы, җиде якшәмбе мәктәбе, 74 үзешчән иҗат коллективы бар. 18 белем бирү оешмасында татар теле һәм әдәбияты укытыла. Монда Сабантуе 2005 елдан башлап уздырыла.
Сабантуйны Татарстан Республикасының даими вәкиллеге һәм Лаеш муниципаль районы ярдәме белән «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз