news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Сталинград сугышында җиңү батырлык үрнәге булды

Бүген, 2 февральдә, Россиядә хәрби дан көннәренең берсе - Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашистларны тар-мар итүенә 80 ел тулды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язды.

«Бу җиңү Бөек Ватан сугышында хәлиткеч вакыйга һәм ул Туган ил өчен гомерен кызганмаган меңнәрчә сугышчыларга батырлык үрнәге булды. Кызганычка, еллар һәм яралар үзенекен ала, әмма безнең республикада да шул бөек вакыйгалар герое Александр Рубенович Шахназаров исән!» - дип язган республика җитәкчесе һәм ветеранның фотосурәтен куйган.

Ул Александр Шахназаровка рәхмәт белдерде һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыкларын мәңге истә тотарга кирәклеген әйтте.

«Сугыш батырларына мәңгелек дан!» – дип яза Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

Фото: © https://t.me/rustamminnikhanov

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100