news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә Яшьләр көненә ролик куйды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә үз язылучыларын Яшьләр көне белән котлады. Шул уңайдан ул бәйрәмгә багышланган ролик куйган. «Яшьләр көне белән! Бер дулкында», - дип язган видео янына Татарстан Президенты.

Россиядә Яшьләр көне 1958 елдан бирле билгеләп үтелә. Әмма СССР чорында аны июньнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм иткәннәр. 1993 елда бәйрәмнең төгәл датасы билгеләнде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100