news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Сергей Кравцов һәм Дамир Фәттахов белән яшьләр сәясәте турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Сергей Кравцов һәм Дамир Фәттахов белән яшьләр сәясәте турында сөйләште
tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар мәгариф системасының актуаль проблемалары турында фикер алышты. Шулай ук урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе турында да сөйләшү булды.

«Моннан тыш, бөтенроссия балалар һәм яшьләр оешмасын булдыру темасы да кузгатылды», – дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Элегрәк Дәүләт Думасына «Большая перемена» («Озын тәнәфес») дип аталачак балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыру турында закон проекты кертелгән иде. Массакүләм мәгълүмат чаралары яңа оешмага җитәкче итеп Дамир Фәттахов билгеләнергә мөмкин булуын хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100