Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Саха халкын Ысыах бәйрәме белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиядә җәй җитүгә багышланган Ысыах милли бәйрәме мәйданчыгында булды. Ул үз чыгышында Саха халкын котлады.
«Безнең өчен бу матур, тугандаш республикада булу зур мәртәбә. Безнең тамырлар бер. Һәм сезнең үз мәдәниятегезне, гореф-гадәтләрегезне, традицияләрегезне саклап калуыгызны күрәбез. Болар барысы да безнең илдә мөмкин. Мин безнең тугандаш халкыбызга киләчәктә дә матур үсеш теләп калам. Илебезнең киләчәге Якутия һәм Татарстан кебек куәтле төбәкләрдә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген безнең зур делегациябез сезнең белән бергә. Без сезне республиканың 100 еллыгы, милли бәйрәме белән котлыйбыз һәм сезнең уңышларга сөенәбез», – диде ул.
Ысыах — Якутиядә яшәүчеләрнең төп милли бәйрәме. Бәйрәмнең исемен сүзгә-сүз «муллык» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Ул уңдырышлылык культы белән бәйле. Бәйрәмнең төп герое - Алгысчыт Айыы рухларына багышлап йола үткәрә. Алар - риваятьләр буенча Саха халкының ыруг башлыклары булган күктә яшәүче тереклек ияләре.
Ысыах бәйрәменең шулай ук борынгы Осуохай биюе белән аерылып тора. Бәйрәм азагында барлык кунаклар йола баганалары тирәли хәрәкәт итеп бии. Бүген Туймаада изге үзәнендә Осуохай әйлән-бәйләнендә меңнән артык кеше катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз