news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Россия Кызыл Хачы» җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов «Россия Кызыл Хачы» җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
https://tatarstan.ru/

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Кызыл Хачы» («Российский Красный Крест») бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Савчук белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты кунакны «Россия Кызыл Хачы» оешмасының 155 еллыгы белән котлады. Аның фикеренчә, оешма уникаль кешеләрне берләштерә, алар өчен иң төп тормыш юнәлеше – кешеләргә авыр вакытта шәфкать һәм ярдәм күрсәтү. «Бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр зонасында сез һәрвакыт беренчеләр рәтендә, ярдәмгә килергә әзер», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әңгәмә барышында яклар Татарстан Республикасы белән «Россия Кызыл Хачы» оешмасы арасында алга таба хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Шулай ук гуманитар оешманың Татарстан бүлеген үстерү мәсьәләләре дә сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстан Республикасының вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ​​​​​​​«Россия Кызыл Хачы» оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100