news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты
tatarstan.ru

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөселманнарның Үзәк Диния нәзәрате рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Традицион кыйммәтләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау, диниара диалогны ныгыту мәсьәләләре каралды, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100