Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Росинкас» башлыгына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росинкас» берләшмәсе президенты һәм идарә рәисе Василий Медведев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узган әңгәмә барышында яклар, инкассатор хезмәтләре өлкәсен дә кертеп, төрле юнәлешләр буенча алдагы хезмәттәшлек хакында фикер алышты.
Очрашуда ТР Рәисе «Росинкас» башлыгына Татарстанның дәүләт бүләген - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Василий Медведев әлеге бүләккә «Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешен ныгытуга зур өлеш керткән өчен» лаек булды, дип искәртә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз