Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов җомга көнне Kazan Expo үзәгендә «Агроволга» күргәзмәсенә барачак
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгына бара. Чара Kazan Expo комплексы павильоннарында уза, анда Россиядә һәм чит илләрдә төрле тармакларда эшли торган йөзләгән компания катнаша. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«6 июльдән бездә «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Иртәгә Татарстан Республикасы Президентының әлеге күргәзмә кысаларындагы чараларда катнашуы планлаштырылган. Гомумән алганда, күргәзмәдә Россиянең 41 төбәгеннән 350дән артык компания вәкиллеге көтелә, анда агросәнәгать тармагының 15 меңгә якын белгече һәм җитәкчеләре катнашачак», – дип сөйләде Галимова.
Компанияләрнең стендлары белән танышудан соң, Рөстәм Миңнеханов күргәзмә кырларында автомобильләр ачкычларын тапшыру тантанасында да катнашачак.
«Бу 16 берәмлек махсус җиһазландырылган автотранспорт, алар нигездә республиканың кулланучылар кооперациясе оешмалары өчен. Узган 4 ел эчендә кулланучылар кооперациясе өчен шундый 84 махсус автотранспорт бирелде. Аларның барысы да иң еракта урнашкан торак пунктларга кирәкле азык-төлек китерүдә ярдәм итә», – дип сүзен тәмамлады Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз