news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесенә протест юллады

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме Гаагадагы акцияне (анда бер радикал Коръән битләрен ертып яндырган иде) гаепләп чыкты. Бу күзгә бәрелеп торган вәхшилек акты – мөселманнарның хисләрен мәсхәрәләү һәм диннән көлү, диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге илчесе Хиллес Арно Бесхоор Плухка юллаган телеграммада.

«Ислам цивилизациясе тарихына Коръән китабын бастыру үзәкләреннән берсе буларак кергән Россиядә әлеге акция мөселманнарны гына түгел, башка дин вәкилләрен дә шок хәлендә калдырды. Илебез дөньядагы традицион диннәрнең гореф-гадәтләрен кадерләп саклаган бер вакытта, Коръәннең бөтен кешелеккә иңдерелүен онытып, Европада Изге Китапны ачыктан-ачык мәсхәрә итәләр», - диелә телеграммада.

Миңнеханов искәрткәнчә, мондый хәлләр (аңарчы радикаллар Стокгольмда Төркия илчелеге каршында Коръән китабын яндырган иде) теләсә кайсы җәмгыятьне таркатырга сәләтле. Бу гамәлләрне хуплаган цивилизация җимерелеп төшәчәк.

«Дини кыйммәтләр һәм әхлакый нигезләрне бозуга юл куйган сүз иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү теләсә кайсы җәмгыятьне таркатырга сәләтле җитди куркыныч булып тора», - дип билгеләп үтте Стратегик күзаллау төркеме рәисе.

«Без, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме әгъзалары, бөтен дөньядагы миллионлаган мөселман белән бергәләп югарыда телгә алынган актларны гаепләп чыгабыз һәм мондый провокацияләргә чик куелырга тиеш дип саныйбыз», - дип сүзен төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100