news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш визиты белән барачак. Анда ике төбәкнең эшлекле даирәләре очрашулары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабантуе ачылышы була. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу хакта журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Визит кысаларында Мордовия Республикасы башлыгы белән очрашу планлаштырылган. Ике төбәк арасында товар әйләнеше турында сөйләсәк, соңгы мәгълүматларга караганда, ул 4 миллиард сум тирәсе. Безнең кайбер зур сәнәгать предприятиеләре Мордовия белән хезмәттәшлек итә», – диде Галимова.

Татарстан Республикасы Президенты визиты ике республиканың хезмәттәшлек итә торган компанияләре исемлеген киңәйтүгә, товар әйләнеше күрсәткечен арттыруга булышачак, дип өстәде ул.

«Эшлекле көн тәртибеннән тыш, анда Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү дә каралган, бәйрәмдә Рөстәм Нургалиевич катнашырга планлаштыра», – дип сүзен тәмамлады Лилия Галимова.

  • Мордовиядә авыл Сабантуе 1 һәм 2 июльдә узачак. Сабан бәйрәме Мордовия Республикасының Ләмберә районы Аксёново авылында оештырыла.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100