news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының терлек азыгы әзерләүдә үрнәк булуын әйтте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды. Ул район өстеннән вертолетта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән очып узды, кырларны, урып-җыюның барышын карады. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.

Кукмара районына килгәч, Рөстәм Миңнеханов урып-җыюда катнашучы авыл халкы белән очрашты. Район башлыгы бүгенге көнгә басуларының 45 процент өлешендә уңыш җыеп алынуын сөйләде. Гектарыннан 42 центнер чамасы җыялар.

Шулай ук терлек азыгы үзәкләре төзү буенча актив эш алып барыла, аларны һәр җирлектә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, район республикада үрнәк төбәкләрнең берсе.

Рөстәм Миңнеханов терлек азыгы әзерләү мәсьәләләрендә темпларны югалтмаска өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, Кукмара районы бу өлкәдә үрнәк булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100