news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Корея Халык Демократик Республикасының Россиядәге Илчесе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Корея Халык Демократик Республикасының Россиядәге Илчесе белән очрашты
https://tatarstan.ru/

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХДРның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Син Хон Чхол әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Илче әфәнде Казанда танышу сәфәрендә. Программа кысаларында ул бердәм тәкъдим итү үзәгендә булды, анда төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалы тәкъдии ителде, ул Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул 2014 елда КХДРда булган. Ул Татарстан турында кыскача сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Россия-Корея хезмәттәшлеге кысаларында киләчәктә үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100