news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары 2024» турнирына әзерлек комитетын җитәкләячәк

Турнир республика башкаласында 2024 елда узачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» киберспорт турнирын оештыру буенча республика комитетын җитәкләячәк. Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Казанда «Киләчәк уеннары 2024» чарасын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты төзергә», — дип язылган документта.

Комитет рәисе урынбасары итеп ТР вице-премьеры Шамил Гафаров билгеләнде. Шулай ук составка Спорт, Төзелеш, Мәдәният һәм Финанс министрлыклары башлыклары һәм Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе керде.

Турнир республика башкаласында 2024 елда узачак. Приз фонды 25 млн долларны тәшкил итә. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге чарада төп мәйдан булачак. Ярышларның төп үзенчәлекләренең берсе: киберспорт физик спорт белән берләшкән фиджитал-дисциплиналар. Әлеге уеннарда барлыгы 256 команда катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100