news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Кешеләр коррупция өчен закон нигезендә җавап бирергә тиеш

Коррупцион җинаятьләр кылган кешеләр дәүләтнең абруен какшата. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген судьяларның йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

Бүген Татарстан Югары суды рәисе йомгаклау коллегиясендә ришвәтнең иң киң таралган җинаятьләр арасына керүен искәртте. Тулаем алганда, узган ел коррупция өчен хөкем ителүчеләр саны 70 процентка диярлек арткан.

«Коррупцион җинаятьләр саны борчуга сала. Гаепле затлар закон нигезендә җавап бирергә тиеш. Алар үз гамәлләре белән дәүләткә матди зыян гына китереп калмый, ә аның абруен да какшата», - диде Миңнеханов ТР Югары суды рәисенең докладыннан соң.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык хакимият органнары һәм күзәтү ведомстволары коррупцион җинаятьләрнең тамырын корытырга һәм моның өчен тиешле чаралар күрергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100