news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: KazanSummit үзен уңышлы бизнес-платформа сыйфатында күрсәтте

Татарстан Президенты, «Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» Халыкара икътисади саммитын һәм «Russia Halal Expo» халыкара хәләл индустрия күргәзмә экспозициясен ачуда катнашты.

«KazanSummit – илебездә Россия Федерациясе төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләренең икътисади бәйләнешендә төп һәм бердәнбер мәйданчык. Ул үзен яңа элемтәләр урнаштыру, илебезнең икътисади мөмкинлекләрен һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итү өчен уңышлы бизнес-платформа буларак күрсәтте», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов ачылышта.

Аның сүзләренчә, «Russia Halal Expo» күргәзмәсе Россия хәләл индустриясен популярлаштыру, икътисадның хәләл алымнары потенциалын күрсәтү, продукцияне потенциаль сатып алучылар һәм партнерларга тәкъдим итү мөмкинлеген бирүгә юнәлдерелгән.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, KazanSummit кысаларында беренче тапкыр Бөтендөнья хәләл көне (World Halal Day) узачак, ул дөнья күләмендә 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.

Рөстәм Миңнеханов саммитның Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узуын билгеләп үтте. Президент әлеге истәлекле датага багышланган тантаналарда катнашырга чакырды, ә саммитта катнашучыларга уңышлы эшләүләрен теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100