Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казандагы Бәшир Рәмиев музеенда булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге яңа ИТ-паркта урнашкан Бәшир Рәмиев музеенда булды. Телеграмдагы үзенең каналында ул электрон исәпләү машинасы (ЭВМ) рәвешендәге миниатюр композиция күрсәтте.
«Яңа ИТ-паркта Бәшир Рәмиев музеенда булдык, парк аның хөрмәтенә аталган. Нәкъ менә Бәшир Рәмиев (илдәге ЭВМ уйлап тапкан кеше) ярдәмендә Байконур космодромының исәпләү үзәге эшли башлавын ә сез белә идегезме?» – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, ИТ-парк 2022 елның 30 августында ачылды. Бу технопарк – Татарстанда өченчесе. Ул элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы бинасында һәм күршедәге яңа бинада урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз