Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда «Татарстан-Беларусь» бизнес-форумын ачты
Казанда «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумы ачылды, ул эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә ике яклы хезмәттәшлекне активлаштыру өчен оештырыла. Форумга Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко рәсми старт бирде.
Залда шулай ук Беларусь һәм Татарстан бизнес-ширкәтләренең дистәләгән вәкилләре дә бар иде, алар форум кырларында тәҗрибә уртаклаша, яңа багланышларны җайга сала һәм киңәйтә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе һәм товар әйләнеше буенча лидерлар рәтенә керә. Бу күрсәткеч якынча 1 миллиард АКШ долларын тәшкил итә. Моннан тыш, Татарстан-Беларусь элемтәләрен ныгытуга гамәлдәге килешүләр һәм делегацияләр белән даими алмашу, шулай ук уртак эшче төркем эшчәнлеге ярдәм итә.
«Нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, транспорт, медицина, югары технологияләр, мәгълүматлаштыру, экология һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барыла», — дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Татарстан Президенты.
Уртак эшчәнлекнең ирешелгән күрсәткечләренә карамастан, Татарстан-Беларусь хезмәттәшлегенә үсәр урын бар. Үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен потенциал зур. Бу юнәлеш аеруча катлаулы санкцияләр шартларында актуальләште.
«Сәүдә-икътисади, инновацион һәм инвестицион өлкәләрдә хезмәттәшлегебезне киңәйтү өчен шактый потенциал бар. Катлаулы халыкара шартларда безнең предприятиеләрнең кооперациясен көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны активрак җәлеп итәргә кирәк. <...> Республиканың икътисади мөмкинлекләре Беларусь предприятиеләренә кызыклы булыр дип өметләнәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм форумда катнашучыларга нәтиҗәле һәм уңышлы уртак эш теләде.
Рәсми ачылыш тәмамлангач, форумның эшлекле өлеше башланды. Анда Беларусь һәм Татарстан катнашучылары аралашты һәм чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз