news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан вертолет заводы хезмәткәрләрен эш темпларын арттырырга өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолет заводы» акционерлык җәмгыяте коллективы белән очрашты. Ул инженерларны һәм эшчеләрне эш темпларын арттырырга өндәде.

«Предприятие заказлар белән тәэмин ителгән, без КВЗ быел нәрсә эшләячәген беләбез, 2023 елга да контрактлар бар», – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Теләсә нинди шартларда да предприятиегә республика ярдәме күрсәтеләчәк, дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов аерым игътибарын предприятиене финанс яктан савыктыру мәсьәләсенә юнәлтте. Бу рәвешле финанслау завод бурычлары белән бәйле вазгыятьне хәл итәргә ярдәм иткән. «Бүген предприятиенең проблемалы бурычы юк. Бу бурыч уңышлы хәл ителде», – диде ул.

Татарстан Президенты «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Николай Колесовка бу мәсьәләдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

Николай Колесов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Казан вертолет заводы 2022 һәм 2023 елларга заказлар белән тәэмин ителгән. Быел предприятие 111 вертолет җыярга тиеш, киләсе елда – 106.

Бүгенге көндә предприятиенең «финанс мендәре» бар, дип өстәде Колесов. Ул ассызыклап үткәнчә, төп бурыч – вертолетларны җыю буенча планны үтәү, һәм моның өчен бүген кирәк булган барысы да җитәрлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100