Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды.
Рөстәм Миңнеханов «Основы» фәнни-белем бирү пространствосы белән танышты,ул ике фәнни-мәгариф үзәгеннән тора – «Геотехника» һәм «Төзелеш». Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Геотехника» үзәгендә Рөстәм Миңнехановка нигез һәм фундамент модельләрен сынау залын, шулай ук грунтларны әзерләү һәм механика лабораторияләрен тәкъдим иттеләр.
КДАТУ ректоры Рәшит Низамов үзәкнең заманча приборлар һәм җиһазлар белән тәэмин ителүен аңлатты. Бу катлаулы геотехник шартларда фундамент конструкцияләренең ышанычлы эшенә бәйле фәнни-инновацион һәм гамәли бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.
«Төзелеш» үзәге составына берничә лаборатория керә. Аерым алганда, биредә заманча җылылык, гидро- һәм тавыш изоляциясе системаларын, фасад конструкцияләре системаларын, ябу системаларын, бетонлаштыру технологияләрен өйрәнү өчен шартлар тудырылган.
Татарстан Республикасы Президентына үзәкнең эше төзелештә цифрлы технологияләрне нәтиҗәле гамәлгә кертергә, төзелеш җитештерүе технологияләрен камилләштерергә һәм халыкара төзелеш чемпионатларында катнашучыларны әзерләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр иттеләр.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов төзелеш мәйданчыгы макетын һәм заманча программа комплекслары белән җиһазландырылган компьютер сыйныфын карады.
Татарстан Президенты мәгариф киңлегенең мөмкинлекләрен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәйданчык югары уку йорты студентлары өчен дә, төзелеш тармагы вәкилләренең квалификациясен күтәрү өчен дә эшләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз