news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Каравон Татарстан бренды булып танылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус халык бәйрәме Каравонда булды. Ул утызынчы тапкыр Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында уза. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Лиля Шәйхетдинова яза.

«Каравон безнең традицион бәйрәмнәрне беренче булып башлый. Аннан соң мари, чуваш, татар бәйрәмнәре була. Ул безнең республиканың танылган брендына әверелде», - диде ТР Президенты.

Ул проектта катнашучыларның барысына да - 170тән артык коллективка, 150дән артык халык һөнәрчелеге осталарына рәхмәт белдерде. Бәйрәмне оештыручыларны да, район җитәкчелеген дә искә алды.

«Рус мәдәнияте - безнең илнең нигезе. Һәм мин бу ямьле бәйрәм өчен чын күңелдән рәхмәтлемен», - диде ул.

Аның сүзләренчә, «Каравон»ны үткәрү нәтиҗәсендә бүген күп кенә традицион осталыклар яңадан торгызылды, алар яшь буынга тапшырыла.

«Нәкъ менә шуңа күрә Каравон республика халкын гына түгел, башка төбәкләрне дә җәлеп итү ноктасы булып тора. Аның үсүен һәм ныгуын телим», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, бу минутларда Лаеш районының Никольское авылында изге һәм могҗиза тудыручы Николай көненә багышланган «Каравон» рус халык бәйрәме уза. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100