news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме хөрмәтенә ролик куйды

28 май иртәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Каравон бәйрәме белән котлады. Ул шулай ук социаль челтәргә тантанага багышланган видеороликны куйды.

«Каравон үзенчәлекле һәм шатлыклы рус бәйрәме белән котлыйм. Быел фестиваль Татарстанда утызынчы тапкыр узачак. Никольское авылындагы борынгы халык тантанасына кушылыгыз. Киң мәйдан сиңа, Каравон!» - дип язган республика җитәкчесе үзенең Teлеграм-каналында.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов республика халкына бәйрәм уңаеннан котлавында мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, Каравон Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аерым әһәмияткә ия.

Каравон элегрәк престол бәйрәме — изге һәм могҗиза тудыручы Николай көне буларак билгеләп үтелә иде. Бүген ул Казан янындагы Никольское авылында уза. Кайбер галимнәр фикеренчә, бу тантананың тарихына өч йөз елга якын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100