news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ижевск мәктәбендәге атыштан соң Удмуртия башлыгының кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге фаҗигадән соң, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловка кайгы уртаклашу телеграммасын җибәрде.

«Ижевск мәктәбендәге фаҗига турындагы хәбәр тетрәндерде. Мәрхәмәтсез һөҗүм аркасында балалар гомере өзелүен аңлау бигрәк тә авыр. Бу зур кайгы татарстанлыларны да битараф калдырмады», — ди ТР Президенты.

«Республика халкы һәм шәхсән үземнең исемнән һәлак булганнарның гаиләләре, туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Фаҗигадә зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген иртән 88 нче номерлы Ижевск мәктәбендә шул уку йортын тәмамлаган укучы ут ачты. Соңыннан үз-үзенә кул салган. Һөҗүм нәтиҗәсендә 13 кеше үлде, шул исәптән җиде бала. Моннан тыш, тагын 14 балигъ булмаган бала һәм җиде олы кеше зыян күргән. Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100