news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 17 дәүләтне тәкъдим итүче Ислам хезмәттәшлек оешмасы (ИХО) илләренең Яшь дипломатлар форумында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яшь дипломатлар белән элемтәләр безнең өчен бик тә мөһим. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы белән берлектә үткәрелә торган чаралар күркәм гадәткә әверелде. Безнең инициативалар һәм проектларны хуплаганы өчен тышкы эшләр министры Сергей Викторович Лавровка бик тә рәхмәтлебез», - дип искәртте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов алты ел эчендә 35 илдән 160тан артык делегатның Яшь дипломатлар форумында катнашуына игътибар юнәлтте. Форум «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең бер чарасы булып тора. «Татар-информ» агентлыгы бүген Казан ратушасында төркемнең чираттагы утырышы үткәрелүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

«Без Ислам хезмәттәшлек оешмасының үзәк аппараты һәм аның махсуслаштырылган институтлары белән үзара мөнәсәбәтләрне югары бәялибез. 2022 елда Казан Ислам дөньясының яшьләр башкаласы булды. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә бу безнең өчен аерым символик мәгънәгә ия», - дип искәртте Татарстан Президенты. 

Миңнеханов шулай ук республиканың мөселман илләре белән эше төрле юнәлешләр буенча оештырылуына игътибар юнәлтте. Беренче чиратта, бу – сәүдә-икътисади хезмәттәшлек. Шуның белән бергә, товар әйләнешен үстерүдә омтылыр урыннар бар әле, ди ТР Президенты. Аның фикеренчә, бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк.

«Сезне Казанда тагын бер тапкыр сәламлим. Әлеге форум Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән элемтәләребезне ныгытырга ярдәм итә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Форум инде алтынчы тапкыр уза. Иминлекнең бүленмәве проблемасы, яңа сынаулар һәм янауларга каршы торуда Россия – ИХО линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шулай ук Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре белән халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә Татарстанның роле быел төп темалар булачак.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Халыкара Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Ир-атлар арасында - Чечня вәкиле Муса Гайтиев, ә хатын-кызлар арасында Индонезиядән Деви Юкха Нидха иң яхшылар дип табылды. Конкурс Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы буларак Казанда оештырылган тәүге чара булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100