
Дүшәмбе, 4 июльдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Ул берничә сессиядә чыгыш ясаячак һәм берничә эшлекле очрашу уздырачак. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Татарстан күргәзмәдә үз стендын оештырды. Анда республиканың КАМАЗ, «Татэнерго» һәм башка зур предприятиеләрнең сәнәгать потенциалы күрсәтелгән.
«Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта уза. Быел аның төп темасы «Сәнәгать күчеше: заман куйган таләпләрдән яңа мөмкинлекләргә» дип атала.
Эшлекле программада 350 дән артык спикер һәм эксперт, 50 илдән бизнес җитәкчеләре һәм профессиональ катнашучылар бар, 40 меңнән артык кеше килер дип көтелә.