Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов ике татарстанлыны Россия Герое исеме бирелү белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое исеменә лаек булган ике татарстанлыга — майор Иван Додосовка һәм майор Раил Габдрахмановка котлау телеграммасы юллады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сезнең Ватанга фидакарь хезмәтегез, күрсәткән батырлыгыгыз, хәрби бурычыгызга тугрылык, югары һөнәри осталыгыгыз – ул олы ихтирамга лаек һәм чын патриотлык үрнәге», – диде ТР Президенты.
Ул шулай ук Додосов һәм Габдрахмановларның әти-әниләренә Ватанны саклаучыларны кыю итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, Украинадагы махсус операция барышында Раил Габдрахманов җитәкчелегендәге танк ротасы дошманның оборона чиген өзгән һәм торак пунктны азат иткән, ә офицер үзе дошманның биш танкын юк иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз