Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов һәм Юлиана Слащева Казанда «Союзмультпарк» үсеше турында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясенең Директорлар советы рәисе Юлиана Слащева һәм «Россиянең креатив атнасы» форумы директоры Марина Абрамова белән очрашты.
Республика җитәкчесе белән Юлиана Слащева 2021 елда Казанда ачылган «Союзмультпарк» мультимедиа үзәгенең алга таба үсеше турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бирегә килүчеләр анимация дөньясы белән таныша, шулай ук Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте турында белә ала. 2022 елда яңа киңлектә 57 мең кеше булган, 8 мең мастер-класс үткәрелгән.
Рөстәм Миңнеханов белән Марина Абрамова 2023 елда Татарстанда төбәк креатив атнасын уздыру турында фикер алышты. Марина Абрамова сүзләренчә, «Россиянең креатив атнасы - Татарстан» бизнеска яңа өлкәләрне төшенергә, ә эшмәкәрләргә үзләренең интеллектуаль продуктларын көндәшлелеккә сәләтле итәргә һәм булган проектларны киңәйтергә ярдәм итәчәк. Боларның барысы да икътисадтагы креатив өлешне арттыру мөмкинлеге бирә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз