news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 23 майда эш визиты белән Беларусь Республикасына, Брест шәһәренә килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Халыкара аэропортта аны Брест өлкә башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик каршы алды.

Хәбәр ителгәнчә, бүген республика башлыгының кайбер предприятиеләрдә булуы, Брест өлкәсе җитәкчелеге белән очрашуы һәм меморандумга кул кую планлаштырылган. Программада «Брест ныгытмасы – герой» мемориаль комплексына бару да каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot