news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта Иннопром сәнәгать күргәзмәсен караячак

Атна ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка барырга җыена. Анда Иннопром халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Мәйданчыкта Татарстан стенды тәкъдим ителә. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Быел күргәзмә Екатеринбургта 4 – 7 июль көннәрендә уза. Бер көндә анда Рөстәм Нургалиевич катнаша, күргәзмәдә Татарстан стенды тәкъдим ителә. Бу мәйданда ул берничә очрашу үткәрер дип көтелә», – дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, быел күргәзмәнең төп темасы сәнәгать тармагына заман куйган таләпләр булачак. Алар сәнәгать мәйданчыгында яңа мөмкинлекләр ача. Казахстан бу вакыйганың партнер иле булып тора.

«Рөстәм Нургалиевич башка төбәкләрдән килгән коллегалары, шулай ук күргәзмәдә катнаша торган компания вәкилләре белән очрашыр дип планлаштырыла», – диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100