news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Чувашиядә Җәмигъ мәчете һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачуда катнаша

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Чувашия Республикасына эш визиты белән бара. Анда ул Җәмигъ мәчетен һәм тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл ачуда катнаша, шулай ук төбәктәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән аралаша. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Җәмигъ мәчетен ачу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүне дәвам итү кысаларында уза. Әлеге вакыйга Татарстанда гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелә, дип ачыклык кертте Галимова.

«Бу Җәмигъ мәчете 1990 елда төзелгән. 2014 елда мәхәллә кешеләре бинаны реконструкцияләү, аны киңәйтү турында карар кылган. Һәм иртәгә Рөстәм Нургалиевич үзенең хезмәттәше – Чувашия Республикасы башлыгы белән бергә яңартылган бинаны ачуда катнашачак», – дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренә багышланган «Тыныч чик төзүчеләргә» һәйкәлен ачу тантанасында да катнаша.

«Бу – Россиядә тыл хезмәтчәннәренә һәм оборона чикләрен төзүчеләргә беренче мемориал», – дип искәртте Галимова. Ул тантанада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның катнашуы көтелүе турында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100