news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Чаллыда «Мастер»ның керемнәре КАМАЗныкы белән тигезләште диярлек

Индустриаль парклар төзегәндә базарны өйрәнергә һәм резидентларның юнәлешен сайларга кирәк. Бу яктан Кама индустриаль паркы «Мастер» уңышлы үрнәк була ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«Һәрвакыт үсеш чыганакларының кайда булуын карарга кирәк. Ихтыяҗны, базарны өйрәнмичә генә бер нәрсә дә килеп чыкмаячак. Нинди резидентлар булачагын, нинди юнәлештә, кем белән эшләячәгегезне алдан күз алдына китерергә кирәк. Бездә нефть химиясен эшкәртү, машина төзелеше линиясе буенча юнәлеш яхшы бара. Махсус ярашу булырга тиеш», – дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов бизнеска инфраструктура булдыру турында сөйләшкәндә.

Мисал итеп ул «Мастер» дип аталган Кама индустриаль паркын булдыру тәҗрибәсен китерде. «КАМАЗ заводларының берсе базасында без Сергей Когогин белән 2004 елда технопарк ачарга карар кылдык. Ул 150 мең квадрат метр бирде, ә без 150 млн. сум инвестиция керттек. Һәм болар барысы да башланып китте. Бүген бу – 1,5 млн. кв. метр, узган ел буенча кереме 228 млрд. сум, ә быел тагын да күбрәк булачак. Ул «КАМАЗ» табышы хәтле диярлек», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан Президенты бүген «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе сессиясендә чыгыш ясады. Анда республикада бизнес үсеше өчен гамәлгә ашырыла торган яңа инфраструктура проектлары турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100