Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган чараларда катнаша
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Чаллыга килеп җитүгә Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ сынау полигонына юнәлде. Бу «КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-тикшеренү мәйданчыгы яңа эшләнә торган автомобильләрне эшкәртү һәм тотрыклылык, тормоз сынаулары, тышкы шау-шу буенча сынаулар, ышанычлылык сынаулары, электрон идарә итү системасын, АДАС-системаларны, роботлаштырылган автомобильләрне сынау өчен билгеләнгән.
Полигонда Рөстәм Миңнехановка «Челнок» проектын – таләп буенча җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү сервисын тәкъдим иттеләр. Проектның төп принцибы – пассажирның төрле таләпләренә туры килгән адаптив транспорт. Автобус, барлыкка килүче яңа заказларга карап, маршрутны үзгәртә, пассажирларны «юлда» җыя, хезмәт күрсәтү зонасындагы теләсә кайсы ноктаны тукталыш сыйфатында сайлый ала.
Рөстәм Миңнеханов яңа сервисны уңай бәяләде. Ул ассызыклаганча, безнең гражданнар файдасына эшли торган һәм алар өчен кирәк булганны сынап карарга һәм кулланышка кертергә кирәк.
Полигонда ТР Президенты шулай ук яңа модельләр белән танышты – аеруча зур сыйдырышлы КАМАЗ-6292, тулы приводлы КамАЗ автобусы-6250, «Юпитер 30» КАМАЗ самосвалы-6559. КАМАЗның яңа модельләренең берсен Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе сынап карады, руль артына утырды.
Моннан тыш, «КАМАЗ» ГАҖ ФТҮ мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов барында инженер әзерлегенең яңа төрен булдыруда партнерлык турында өч яклы килешү имзаланды. Ул Россия Федерациясенең технологик үсешенең өстенлекле өлкәләрендәге актуальлек һәм әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән алдынгы эшләнмәләрне һәм тикшеренүләрне гамәлгә ашыруны күздә тота.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Ленар Сафин һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин имза куйды. Чараның мәртәбәле кунагы Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз